Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Биетте дә, җырлатты да, уйнатты да Үчәлле Сабан туе!

Үчәлле авылында узган Сабан туе быел да бүләкләүләргә, җыр-биюгә, уеннарга бай булды.

Үчәллеләрне, туган якларын сагынып кайткан якташларны район Советы депутаты Рәфис Хәсәнов, җирлек башлыгы Гөлшат Төхвәтуллина тәбрикләп киттеләр.
Аннан мәйданга бер-бер артлы юбилярлар, үзешчән сәнгатьтә, авыл яшьләре спартакиадасында, өмәләрдә катнашучылар чакырылды. Мәчеткә йөрүче, биредә бәйрәмнәргә, ифтарларга табыннар әзерләүче апалар да җитәкчеләр кулыннан бүләкләр алдылар.
Сабантуй уен-бәйгеләргә аеруча бай булды. Мондагы кебек исәбе-саны булмаган уеннар тагын кайда гына үткәрелде икән?! Берничә кеше бергә басып, агач чаңгыда да йөрделәр; арбага кеше утыртып та чаптылар, себеркеләр белән чабынып, мунча да керделәр! Аннан ирләр һәм хатын-кызлар капма каршы аркан тарттылар. Кемнәр җиңде дисез? Әлбәттә, гүзәл затларыбыз!

– Ничә ел күзәтеп барабыз, гел хатын-кызлар ир-атлардан өстенрәк, җитезрәк була, – ди авыл җирлеге башлыгы да.

Халыкны үзенә җыйганы исә волейбол ярышлары булды. Шунысын да әйтергә кирәк, Үчәлленең бер генә Сабан туе да әлеге ярыштан башка үтми. Анда ел саен 4-5 команда катнаша. Быел да үчәллеләр матур уен күрсәтеп, үзләренең традицияләрен дәвам иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев