Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Балтач Сабантуенда күптәнге дуслар һәм күрше авыллар очрашты

Бүген, Азнакай районының күпчелек авыл җирлекләрендәге кебек, Балтач авылында да авыл хезмәтчәннәренең төп бәйрәме - Сабантуй билгеләп үтелде.

Һәркемгә таныш булган авыл читендәге матур болынга иртәннән үк җирле халык атларын җигеп, машиналарын бизәп агылды, аларның туганнары, оныклары белән балалары республикабызның төрле шәһәр һәм районнарыннан җыелды. 
Изге теләкәр белән бәйрәм тантанасын ачып, авыл җирлеге башлыгы Линар Хәбипов балтачлылар һәр эштә бердәмлек традицияләрен саклыйлар һәм аларны яшь буынга саклап тапшыралар, дип билгеләп үтте.
Азнакай район хастаханәсе баш табибы Илдар Шиһапов район администрациясе исеменнән һәм шәхсән үзеннән авыл халкын һәм Сабантуй кунакларын бәйрәм белән тәбрикләде. 
Әгерҗе авыл жирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов балтачлыларга якын күршеләреннән сәламнәр тапшырды һәм бу ике авыл биләмәсе бер-берсеннән уңай тәҗрибә, үрнәк алып, борынгыдан үзара ярдәмләшеп яшиләр, диде. 
Алдынгылар, ветераннар, юбилярлар, озак еллар бергә яшәүче үрнәк парлар, авылның өмет һәм таянычы булган яшь гаиләләр истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. 
Тантаналы өлештән соң Сабантуй күңелле уеннар һәм ярышлар белән дәвам итте. Профессиональ артистлар һәм җирле талантлар әзерләгән музыкаль программа барысын да бәйгеләрдә катнашырга дәртләндереп торды. Анда, әлбәттә, җиңелүчеләр булмады һәм беркем дә бүләксез калмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев