Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакайның алтын олаулары дәүләт амбарларына юл алды

Елдагыча бу көнне Азнакай халкына бушлай хуш ис бөркеп торган кайнар икмәк таратылды.

Азнакай | 7 август | Энҗе ГАЛӘВЕТДИНОВА | Узган шимбәдә район хуҗалыкларының беренче уңышын Ютазы элеваторына озату тантанасы узды.

Иртән иртүк ашлык төялгән бизәүле КамАЗ машиналары Татарстан мәйданында сафка басканнар иде. Алтын олауларны озатырга авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән беррәттән ветераннар да, сабыйларын күтәргән яшьләр дә килгән.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин тантананы ачып, азнакайлыларны матур гадәткә әверелгән бәйрәм белән котлады:

– Ел әйләнә авыр хезмәт куеп табылган уңышның нәтиҗәсен күрү – зур сөенеч, бәйрәм ул, – дип башлады ул сүзен. – Быел явым-төшемнәр җитәрлек булды, игеннәр иртәрәк өлгерде, уңышы да мулдан.

Аны югалтуларсыз җыеп алуда көнозын басуларда 100 дән артык комбайн эшли, ындырларда, үлчәүләрдә олысы-кечесе хезмәт итә. Амбарларга ашлык ташучы машина йөртүчеләребезнең  дә эше җаваплы.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов та урак өстендә һәр аяз көннән нәтиҗәле файдаланырга, бу җаваплы чорда бердәм булырга чакырды:

–  Икмәк – ул уртак байлыгыбыз, шуңа күрә дә урып-җыюда авыл хезмәтчәннәренең, ветераннарның, укучыларның – ярдәм итү мөмкинлеге булган һәркемнең өлеш кертүе сорала.

Амбарларда ашлык чистартуда, салам һәм печән эксертләүдә, механизаторларга ашарга пешерүдә – берсендә дә эшче куллар артык түгел, – дип ассызыклады ул.

Икмәк фронтында фидәкарь хезмәт куйган олысына-кечесенә  рәхмәт  сүзе җиткерелде, элеваторга ашлык ташучы шоферларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов та барлык өлкән яшьтәге райондашлар исеменнән игеннәрне хәвеф-хәтәрсез, таткарлаусыз җыеп алуда теләкләрен ирештерде.

Азат хәзрәт Талибуллинның изге догасы, хәер-фатихасыннан соң, аләмнәр җилфердәтеп, алтын бөртекләр төягән 12 КамАЗ машинасы ЮХИДИ хезмәткәрләре озатуында Ютазы элеваторына юл тотты.

  Елдагыча бу көнне “Чатыр-Тау” җәмгыяте халыкка бушлай хуш ис бөркеп торган кайнар икмәк таратты.

– Мин сугыш чорында туган, ачлыкны да, юклыкны да күреп үстем. Бүген тамагыбыз тук, тормышка сөенеп туймаслык. “Алтын олау” озату – бик матур бәйрәм, игенчеләребезгә уңышлар телим. Ашлыкларга түгәрәк күмәч булып һәр өйгә әйләнеп кайтырга, һәр табын түрендә урын алырга язсын! – диде гомере буе авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән ветеран Хөсния Исмәгыйлева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев