Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Азнакайда терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыру алымнары буенча тәҗрибә уртаклаштылар

Технологик алымнар кулланып, терлекчелек өлкәсендә продукция җитештерүне арттыру мәсьәләләренә багышланган зона семинарларының чираттагысы бүген Азнакай районында узды.

 

Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре, хуҗалыклар, КФХ җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

 Кунаклар башта икенче каттагы фойеда урнашкан заманча био - һәм зоотехнологияләр таныштылар.

“Бүгенге көндә Татарстан Россиядә сөт җитештерү күлме буенча беренче урында тора. Киләсе елларда да нәтиҗәле эшләү өчен шундый зона семинарлары оештырабыз. Бусы – дүртенчесе. Күргәзмәдәге товарлар барысы да үзебездә җитештерелгән, хуҗалыклар аларны куллана алалар, чит ил товарларын кертү чикләнгәндә бу аеруча мөһим. Семинарда районнар эшчәнлегенә анализ ясалып, киләчәккә максатлар куячакбыз”, – диде Ленар Гарипов.

Пленар өлештә ул терлекчелек тармагы буенча  республика районнары эшчәнлегенә йомгак ясады.

“Бүген сатып алу бәяләре югары, шуңа күрә бу форсатны кулдан ычкындырмаска кирәк. Заманча югары технологияләр кулланмыйча һәм нәсел эшенә җитди игътибар бирмичә, продукция җитештерүне арттырып булмый”, – дип ассызыклады ул үзенең чыгышында.

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин семинарда катнашучыларны җирлегебездә авыл хуҗалыгы юнәлешендә башкарыла торган эшләр белән таныштырды.

“Язгы кыр эшләренә районда 1 гектарга 50 кг тәэсир итү көчендә 11 мең тоннадан артык минераль ашламалар сатып алынды. 2 мең тоннадан артык элиталы орлык кайтартылды. Техникалар әзер, механизаторлар җитәрлек. Быел чәчүлек мәйдан районда 100 меңгә якын гектар тәшкил итә. Аның 40 мең гектарын – бөртекле, 20 мең гектардан артыгын – техник, 40 мең гектардан артыгын терлек азыгы культуралары алып тора, – дип билгеләп үтте Марсель Шәйдуллин.

Язгы кыр эшләре инде районда башланып китте. Бүгенгесе көнгә 10 мең гектардан артык җирдә күпьеллык үләннәр тукландырылган. Иртәгә арпа чәчүгә керешәчәкләр.

Районда 30 мең баш мөгезле эре терлек бар. Аларның 12 меңе –савым сыерлар. Тәүлеккә 152 тоннадан артык сөт савыла, бер сыерга 18,3 кг туры килә.

Якын-тирә төбәкләрдә эпидемиологик хәл уңай булмау сәбәпле, уңышлы эшләүче терлекчелек хуҗалыклары белән экран аша гына танышырга туры килде. Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин маллардагы инфекцион чирләрне республикага кертмәү чаралары, терлекләрне идентификацияләү хакында сөйләде.

Семинарда шулай ук һава шартларына бәйсез рәвештә мул терлек азыгы үстерү, ит һәм сөт җитештерүнең нәтиҗәле алымнары, биопрепратлар куллану, техниканы запас частьлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча да чыгышлар тыңланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев