Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакайда техникаларны язгы кыр эшләренә әзерләү бара

Районыбыз хуҗалыкларында язгы чәчү чорына ныклы әзерлек эшләре алып барыла.

Авыл уңганнары җанын-тәнен биреп техника ремонтлый, механизатор кадрларын тулыландыралар, минераль ашламалар сатып алына, орлыклар әзерләнелә.

Язгы кыр эшләренә әзерлек буенча беренче очрашу «Тукай» җәмгыятендә узды. Анда район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, ветераннар катнашты.

– Язгы чәчү чорында тракторлар, чәчү һәм тагылма агрегатларның төзеклеге, куркынычсыз булуы зур әһәмияткә ия. “Тукай” хуҗалыгы бу өлкәдә һәрчак иң үрнәкләрнең берсе. Биредә барлык төр техника да яхшы әзерлектә, – диде авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов.

Киңәшмә хуҗалыкның техника әзерлеге белән танышудан башланды. Ремонтланган тракторлар, тырмалар парк территориясенә рәт-рәт итеп тезеп куелган.

Биредә үз көчләре белән 20 метр киңлектә тырма агрегаты да ясап куйганнар.

– Егетләребезнең һәркайсы алтын куллы. Аларның тырышлыгы белән әлеге тырманы булдырдык, – ди хуҗалык җитәкчесе Гаптеләхәт Рәфыйков. – Кәефләребез яхшы, җир җитешсә, бүген үк чәчүгә чыгарга әзербез. Механизаторларыбыз җитәрлек. Чәчүлек орлыгыбыз, ягулык-майлау материаллары бар.

Трактор паркында гына түгел, биредә һәр тарафта тәртип хөкем сөрә. Орлыклар саклау складын караган хуҗалык җитәкчеләре дә тел шартлатмый калмады.

– Язгы кыр эшләре башланырга санаулы көннәр калып бара. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бу уңайдан әзерлек эшләре активлашты. Кыр эшләрен кар эрү белән, әзгә генә дә соңламыйча, шулай бердәм башкарып чыгарга язсын, – диде җитәкчеләргә мөрәҗәгатендә район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Киләсе атнада җитәкчеләр комиссия белән барлык хуҗалыкларда булып, аларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев