Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай районының иң оста сыер савучысын һәм технологын билгеләделәр - ФОТО һәм ВИДЕО

Бүген “Таллы Бүләк” хуҗалыгының җәйге лагерында сыер савучылар һәм көтүне тулыландыру буенча технологларның район бәйгесе узды.

Анда 25 сыер савучы, 21 технолог катнашты.

Конкурсантларны һәм кунакларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе  Миргасим Усманов сәламләп, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдерделәр, бәйгедә уңышлар теләделәр, озак еллар тырыш хезмәт куйган ветеран терлекчеләргә бүләкләр тапшырдылар.

Сыер савучылар арасында  былтыргы кебек үк беренчелекне “Азнакай” агрофирмасының Татшуган бүлекчәсеннән Резеда Газыева, ә технологлар арасында “Таллы Бүләк” хуҗалыгыннан Гөлчирә Фатыйхова яулады.

Чараны “Юлдаш” агитбригадасы үзенең җыр-моңнары белән бизәде. Ә Яшьләр үзәге белгечләре кызыклы уеннар оештырып, кәефләрне күтәрделәр.

Бәйгедә катнашкан һәркем диплом һәм истәлекле бүләккә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев