Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Азнакай халкын бер йомырка шаккаттырган

Азнакайдан Зөһрә Галләмова редакциягә гадәти булмаган йомырка күтәреп килгән

28 июнь | Азнакай | Энҗе Галәветдинова | Тормышыбызда әкияттәге алтын йомырка салучы тавыклардан да кәттәрәкләре бар икән.

– Танышым Ринат Насыйбуллин хуҗалыгында «изге» тавык яши. Менә өченче ел җирән төсле кошчыгы “Аллаһ” дип язылган йомырка сала. Сез дә карагыз әле, – диеп безгә күрсәтте Азнакайда яшәүче Зөһрә Галләмова.  

Карадык, фотосурәткә төшердек. Инкяр итеп булмый, охшашлык бар. Хуҗаның хикмәтле тавыкларын күрергә дип өенә бардык.

 – Үзем дә моңа гаҗәпләндем. Моны Аллаһы Тәгаләнең барлыгын исбатлаучы дәлил итеп кабул итәм. Тавыклар карт инде, яшь түгел. Кайсысы салганын төгәл белмим. Барысы да бер азык белән туклана: бәрәңге пешерәм, кычыткан бирәм, – ди, хуҗасы Ринат абый, үзе дә аптырап.

Ул әлеге сурәтләрне Ак мәчет мөгәллимәсе Сәрия апа Хөрәмшинага да күрсәткән.

–  Мөһер сугылган йомырка – гаҗәп күренеш, әлбәттә. Әмма йомырканы, аны салган тавыкны да изгеләштерергә кирәкми.

Бар галәмне, чебен-черкине дә яраткан Аллаһы Тәгалә үзенең барлыгын төрле юллар белән искә төшергән вакытлар бар.

Бәлки Ул гарәпчә язылган йомырканы күңел күзе күрмичә, маңгай күзе белән күрүчеләр өчен җибәрә торгандыр. Кешелек дөньясы Бөек Раббыбызның барлыгына-берлегенә ышансын, бу турыда онытмасын иде, – диде абыстай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев