Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай фермерлары сөт җитештерүне арттырган

Азнакай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, чәршәмбе көнне район буенча бер көнгә савып алынган тулаем сөт 94 тоннадан артык тәшкил итә. Бер сыерга уртача 12,1 литр сөт савып алынган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда бу күрсәткеч 7 процентка артык. "Марс" хуҗалыгында узган ел белән...

Азнакай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, чәршәмбе көнне район буенча бер көнгә савып алынган тулаем сөт 94 тоннадан артык тәшкил итә.

Бер сыерга уртача 12,1 литр сөт савып алынган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда бу күрсәткеч 7 процентка артык. "Марс" хуҗалыгында узган ел белән чагыштырганда сөтне 500 килограммга күбрәк савалар. "Союз-Агро" һәм "Азнакай" АФ" җәмгыятьләре - районның сөт чишмәсен баетуда иң зур өлеш кертүчеләр. "Габдрахманов Л.Г." һәм "Таллы Бүләк" хуҗалыклары да сөтне арттыра киләләр.

Җомга көнне үткән семинардан соң җитәкчеләр үзләренә тиешле нәтиҗә ясап, җитешсезлекләрне бетерү өстендә эшлиләр. Кызганычка каршы, "Чалтаймас", "Герой Кәримов Ф.Ш. ис.", "Победа", "Шәвәлиев З.Г." хуҗалыкларында сөт җитештерү һа-ман кимүгә таба бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай фермерлары сөт җитештерүне арттырган