Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакайда “Тормыш тамчысы” акциясе узды

Терроризмга каршы көрәшкә теләктәшлек көне уңаеннан шәһәребезнең Татарстан мәйданында “Тормыш тамчысы” Бөтенроссия акциясе узды.

– 2004 елда Бесландагы 1 нче мәктәптә террористик акт нәтиҗәсендә өч йөздән артык кеше һәлак булды, аларның күбесе балалар. Өч көн тоткынлыкта ятучылар бер кабым ризыкка, бер йотым суга тилмерәләр. Бүген без Казанның 175 нче гимназиясендә һәлак булганнарны да искә алабыз. Әлеге трагик вакыйгаларны онытырга хакыбыз юк. Илләребез тыныч, тормышларыбыз имин булсын, мондый аянычлы хәлләр кабатланмасын, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Азнакай районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибулин  үз чыгышында ислам диненең тынычлык дине икәнен ассызыклап, үзебезнең традицион динебезне өйрәнергә, бер-беребезне аңлап, сабырлык күрсәтеп, тату яшәргә чакырды.

Митинг ахырында анда катнашучылар теракт корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар, “Тормыш тамчысы” касәсеннән учларына су салып, якындагы чәчәкләргә сиптеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев