Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакайда техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр

Районыбыз хуҗалыкларында эшләүчеләр түземсезләнеп язгы чәчү чорын көтәләр. Эшне үзвакытында һәм сыйфатлы итеп башкару өчен техника да, ягулык та, минераль ашламалар да, орлыклар да әзер, кадрлар да җитәрлек.

Моның шулай икәнлегенә авыл хуҗалыгы техникасының кыр эшләренә әзерлеген тикшерергә чыккан комиссия шаһит булды. 

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, «Россельхозцентр»ның Азнакай район бүлеге начальнигы Маргарита Хәсәншина, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, игенче-аксакаллар катнашындагы комиссия рейдын «Союз-Агро»ның Бирючевка бүлекчәсеннән башлады. Монда әзерлек тулы куәтенә бара, барлык төр техникалар да, тагылма агрегатлар да старт сызыгында тора. Эшче куллар да җитәрлек, өлкәннәр командасын яшь белгечләр тулыландырган. 

«Азнакай» агрофирмасы бүлекчәләрендә, «Марс», «Х. Мөстәкыймов исемендәге», «Тукай», «Габдрахманов Л. Г.», «Закирова Л.Ә.», «Таллы Бүләк» хуҗалыклары да язгу чәчүгә әзер, ягулык, орлык, ашлама да җиткелекле тупланган. 

— Язгы кыр эшләре башланырга санаулы көннәр калып бара. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бу уңайдан әзерлек эшләре активлашты. Кыр эшләрен кар эрү белән, әзгә генә дә соңламыйча, шулай бердәм башкарып чыгарга язсын, — диде җитәкчеләргә мөрәҗәгатендә район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев