Азнакайда терлекчелек буенча зона семинары узды
Азнакайда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов катнашында зона семинары үтте.
Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, шулай ук республиканың көньяк-көнчыгыш – Азнакай, Сарман, Бөгелмә, Әлмәт, Ютазы, Лениногорск, Чирмешән, Баулы районнарының авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре, хуҗалык җитәкчеләре, ветеринарлар катнашты.
Кунаклар башта район-шәһәр Мәдәният йорты фойесында урнашкан күргәзмәләрне карадылар. Биредә авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен төрле җиһазлар, җайланмалар җитештерүчеләр, заманча технологияләр тәкъдим итүчеләр үзләренең эшләнмәләре белән таныштырдылар.
Пленар өлештә Гөлүс Баязитов республиканың терлек тармагындагы уңышларга, проблемаларга тукталып үтте.
Бу хакта тулырак – «Маяк» газетасында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев