Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакайда сыер савучылар һәм технологлар ярышты

Бүген “Таллы Бүләк” хуҗалыгы базасында сыер савучылар һәм көтүне тулыландыру буенча технологларның район бәйгесе узды.

Анда 16 сыер савучы, 13 технолог катнашты.

Конкурсантларны һәм кунакларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләп, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. Авыл хуҗалыгы ветераннарына, алдынгы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды.

Сыер савучылар арасында  беренчелекне Илзирә Габидуллина КФХнан Лилия Минеханова алды, “Азнакай” агрофирмасының Сукаеш терлекчелек комплексыннан Резеда Газыева абсолют чемпион исемен яулады. Технологлар арасында беренче урынга “Таллы Бүләк” хуҗалыгыннан Гөлчирә Фатыхова чыкты,“Азнакай” агрофирмасының Сәпәй бүлекчәсеннән Илнур Төхбәтуллин абсолют чемпион исеменә лаек булды.

“Юлдаш” агитбригадасы авыл хезмәтчәннәренә үзенең җыр-моңнарын бүләк итте. Ә Яшьләр үзәге белгечләре кызыклы уеннар оештырып, кәефләрне күтәрде.

Бәйгедә катнашкан һәркем диплом һәм истәлекле бүләккә лаек булды.

Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев