Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай районының Сәпәй авылы Сабан туенда элекке йолаларны яңарттылар

2023 ел – Татарстанда гореф гадәтләр һәм милли мәдәниятләр елы буларак билгеләп үтелә.

Сәпәй авылы Сабан туен оештыручылар да моңа зур игътибар биргәннәр. Театральләштерелгән тамаша белән ачылган бәйрәмдә балалар һәм өлкәннәр чәчүгә төшү йоласын бик матур итеп күрсәттеләр. Балалар башта “өйдән-өйгә йөреп” йомырка җыйдылар, бабайлар тубаллар белән ашлык “чәчтеләр”, аннан басуда йомырка тәгәрәтелде.  Өлкәннәр хатирәләргә бирелеп, үткәннәрен искә алып утырса, яшьләр өчен патриотик тәрбия булды бу.
– Язгы кыр эшләре беткәннән соң нәтиҗә ясау, алдынгыларны бүләкләү гореф-гадәт булып элек-электән килгән. Без дә әлеге йоланы бетермәдек. Бәйрәмебездә “Агрофирма” хезмәткәрләренә дә хөрмәт күрсәттек, – ди авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева.
Бәйрәм кунаклары авыл халкына изге теләкләрен җиткергәннән соң, мәйдан түренә бер-бер артлы бүләкләнүчеләр чыкты. Алар арасында армиядән кайтучылар да, тиздән билләренә солдат каешы буачак егетләр дә, җирлектә алып барылган һәр эшне күтәреп алып, анда актив катнашкан авыл халкы да бар иде.
Үзләре яшәгән йорт алларын карап, төзекләндереп торучылар да игътибардан читтә калмады. Уңган-булган Римма һәм Шамил Абдрахмановларга да бүләк тапшырылды.
Тантаналы өлештән соң һәр тарафта спорт уеннары старт алды, концерт номерлары гөрләде.
Көрәштә беренче урынга Айзат Галиуллин лаек булды һәм Радик Гәрәев - икенче, Раил Богданов өченче урынны яулады. Көрәшчеләргә бүләкләрне якташлары Рөстәм Хәбибуллин әзерләгән. Аларны тапшыру тантанасында аның әнисе Фәридә ханым да катнашты.
 Сәпәйдә кызлар арасында да көрәш кызу барды. Кызлар арасында Александра Фазлыева чемпион калды. Камилла Вәлиева һәм Илһамия Миннекәева икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев