Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай районының Октябрь Бүләк авылы 100 еллык юбилеен билгеләп узды

Бүген Карамалы авыл җирлегенә кергән Октябрь​ Бүләк авылында ике зур бәйрәм узды

Авылдашлар, якташлар туган авылларының 100 еллыгына багышланган тантаналы чарага җыелды, шунда ук Октябрь Бүләк тарихына багышланган китап тәкъдир ителде.
Бәйрәм чарасы юбилей истәлеге итеп ясалган нигез ташы кырында башланып китте. Соңыннан гомер юлын туган авылына багышлап, аның үсешенә зур өлеш салган, озак еллар «Киров» колхозында бригадир вазифасын башкарган Әнәс ага Гадиев истәлегенә ул яшәгән йортта мемориаль такта ачылды.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин Бөек Ватан сугышы каһарманнары һәйкәленә һәм батыр якташыбыз Альберт Шәйхетдиновның мемориаль тактасына чәчәкләр дә куйды.

Бәйрәмнең төп өлеше авыл мәдәният йортында үтте. Ул авылның гасырлык юбилее Октябрь Бүләккә нигез салуны, аңа исем бирүне тасвирлаган тарихи күренештән башланып китте.

Марсель Шәйдуллин барлык авыл халкын, кунакларны әлеге истәлекле чара белән котлап, ​ җирлек башлыгы Артур Ногмановка 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

–​ Киләчәктә дә монда тормыш шулай гөрләп торсын, - диде район башлыгы.​

Юбилей уңаеннан авылның үткәне һәм бүгенгесенә, аның тырыш халкына багышлап, «Чагыллы Октябрь Бүләк» исемле китап та чыгарылган.

Бәйрәм барышында аны эшләүчеләргә, авыл үсешенә зур өлеш кертүчеләргә, юбиляр гаиләләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.

Барлык авыл халкын, кайчандыр шушында туып-үсеп, бүген инде читтә гомер итсәләр дә, туган җирләрен җирсеп яшәгән апа-абыйлар районыбыз үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт программасын да бик яратып тамаша кылды.

Бу хакта тулырак газетабыздан укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев