Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай районында комиссия чәчүлекләрне кабул итте

Азнакай районында матур традиция яшәп килә: ел саен язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң игеннәрнең торышы, технология, агрохимия таләпләренең үтәлеше тикшерелә, йомгак ясала.

Бүген район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе  җитәкчесе Рамиль Исламов,  белгечләрдән торган комиссия хуҗалыкларда басуларны иңләп чыкты.

Быел һава торышы игенчеләрне чын-чынлап сыный: башта суыклар китереп бәрсә, хәзер инде – корылык. Кары да март аенда ук эреп бетеп, җирдә ул вакытта ук диярлек дымы калмаган иде инде. Кайчаннан бирле игенченең күз карашы күккә төбәлгән. Соңгы көннәрдә әз-әзләп төшкән яңгырны да авыл эшчәннәре зарыгып көтеп ала. Әмма кайбер авылларда анысы да юк. Басу-кырларда 15-20 шәр сантиметр тирәнлектә ярылган урыннар бар.

Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рамил Исламов һәр басуда игеннәрнең тамырын җентекләп карый.

– Аның торышы, тармаклануы күп нәрсә турында сөйли, – ди җитәкче.

Бөртекле культураларның, кузаклыларның да чыгышы начар түгел. Яңгырлар явып үтсә, уңышка  өмет бар әле.

Чәчүлекләргә бәя бирүгә бик җитди каралды: биредә үсемлекләрнең тыгызлыгы, тигез чәчелеше, агротехник кагыйдәләрнең төгәл сакланышы, корткыч  бөҗәкләргә, авыруларга каршы көрәш чаралары җентекләп тикшерелде.  Кабул итү барышында  чәчү культурасына: басуларның чисталыгы, чүп үләннәрдән чистарту, күрсәткеч такталарның куелуына  аерым игътибар бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев