Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай районы Советы еллык хисап тотты

Бүген Мәдәният йортында Азнакай район Советы утырышы узды.

          Аның эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев,     “Татнефть” компаниясе генераль директоры урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев катнашты.

         Былтыр ирешкән төп уңышлар турында сессиядә район башлыгы  Марсель Шәйдуллин җиткерде.

          – 2023 ел барыбыз өчен дә җиңел булмады, аеруча авыл хуҗалыгы өчен. Әмма алга куелган максатларыбызга ирештек, планнарыбызны үтәдек, барлык өлкәдә дә үсеш күзәтелә, – дип билгеләп үтте Марсель Шәйдуллин.

        Ул төрле социаль программалар һәм проектларны тормышка ашыруда ярдәмнәре өчен Татарстан Республикасы һәм “Татнефть” компаниясе җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде.

          Район социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре буенча республикада алдынгы урыннарда бара. 2023 елда тулаем территориаль продукция күләме 90 млрд сум булган, сәнәгать предприятиеләренең төяп озатып җибәргән продукциясе күләме 24 миллиард сумга җиткән. Нефть тармагы район икътисадының төп нигезен тәшкил итә. Узган ел нефтьчеләр тарафыннан 2,5 млн тонна кара алтын табылган.

         Район үсешендә кече һәм урта бизнесның да өлеше елдан-ел арта. Эшмәкәрлек субъектларының төп өлеше товар сату һәм хезмәт күрсәтү белән бәйле. Җирлегебездә онлайн-сату да үсештә. 412 азнакайлы төрле маркетплейслар аша эшли.

          Район башлыгы авыл хуҗалыгы тармагындагы уңышларга да аерым тукталды. Узган ел аграрийлар 4 млрд 700 млн сумлык тулаем продукция җитештереп, 3 млрд 600 млн сумлык акчалата керем алган. Елның коры килүенә карамастан, Марсель Шәйдуллин хуҗалыкларның икмәк, фураж һәм орлык белән тәэмин ителүен, ит һәм сөт җитештерү күләменең артуын әйтте. 2023 елда 74 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынган. Тәүлеклек савым район өчен рекордлы 225 тоннага җиткән.

          Районда 11 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган, 22 күпфатирлы йортта капиталь ремонт эшләре башкарылган. Юл эшләренә узган ел бер миллиард сумнан артык акча юнәлдерелгән. Быел шәһәрдә 20 миллион сумга яшүсмерләр клубын ремонтлау да күздә тотыла.

         Докладта шулай ук сәламәтлек саклау,  мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләренең, сәнәгать предприятиеләренең эшчәнлеге дә яктыртылды.

         – Безнең бурыч-максатлар шул ук кала – районны үстерү, яшәү өчен лаеклы шартлар булдыру, – диде район башлыгы үзенең чыгышын йомгаклап.

        Украинада барган хәрби операциядән азнакайлылар да читтә калмады. Хәрби операция зонасына районнан 100 тонна йөк җибәрелгән. Бүгенге көндә 320 дән артык якташыбыз Ватан алдында хәрби бурычын үти. Марсель Шәйдуллин егетләребезгә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүче азнакайлыларга, волонтерларга рәхмәтен җиткерде.

         Бу эшнең әһәмиятен Таһир Һадиев та асызыклады.

          -Авылда терәлеп торган күршедәге хәлләргә битараф кала алмаган кебек, илебез чигендәге вакыйгаларга да күз йомып булмый. Шуңа бүгенге вазгыятьне һәркем аңлап кабул итә.  Илебезнең иминлеге өчен хәрби бурычларын үтәгән егетләребез белән горурланмый мөмкин түгел. Бүген егетләр һәм аларның гаиләләре, якыннары безнең ярдәмгә мохтаҗ. Бу уңайдан Азнакайда эш югары дәрәҗәдә оештырылган, - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы депутаты.

         Ул шулай ук Азнакайның элек-электән авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә югары урын тотуын ассызыклап, әле дә республика күләмендә алдынгы булуын әйтте.

         Сессиягә бүгенге көндә кыска вакытлы ялда булган якташларыбыз да чакырулы иде.

         Утырышта районыбызның авыл җирлекләрендә, аерым алганда Мәлбагышта алып барылган эшчәнлек нәтиҗәләре белән җирлек башлыгы Азат Әхмәтшин таныштырды.

Ул үзенең чыгышында “Татнефть” компаниясе җитәкчесе Наил Мәганов инициативасы белән Мәлбагышта ел дәвамында мәктәптә, балалар бакчасында, авылда төзекләндерү эшләре алып барылуын, быел биредә уникаль проект нигезендә күпфункцияле үзәк сафка басачагын  ассызыклап узды.

        “Татнефть” генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев үзенең чыгышында компания тарафыннан алып барылган эшләргә тукталып, азнакайлыларның эшчәнлегенә уңай бәя бирде.

          – Сез илебездә, шул исәптән Татарстанда тормышка ашырылучы илкүләм һәм республика проектларда актив катнашасыз. “Татнефть” тарафыннан уздырылган грант бәйгеләрен дә иң күп отучы – Азнакай районы. Бүген сез күп күрсәткечләр буенча башкаларга үрнәк булып торасыз. Компаниянең төбәкләргә юнәлтелгән ярдәм күләме кимеми, елдан-ел арта гына бара, бу исә безгә халыкның көнкүреш шартларын тагын да яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, – диде Рөстәм Мөхәммәдиев.

         Соңыннан бер төркем азнакайлыларга югары дәүләт бүләкләре тапшырылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса