Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай районы Мөслим авылында халык җыены узды

Бердәм булсак, бар сынауларны узарбыз. Шундый шигарь белән районыбызда халык җыеннары дәвам итә

Мөслим авылының мәдәният йортында халыкны җыен берләштерде. Урсай авыл җирлеге башлыгы Зилара Рәхимҗанова узган елдагы эшчәнлек буенча хисап тотты. Район Советы депутаты, «Закирова Л. А.» крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Ландыш Закирова авыл җирендә игенчелек, терлекчелекнең торышы хакында сөйләде, халыкка көн кадагында булган мәсьәләләр буенча төпле киңәшләр бирде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов халыкны борчыган сорауларның хәл ителәчәген ассызыклады, җирлектәге эшчәнлекнең оешкан төстә алып барылуын һәм нәтиҗәле булуын билгеләп үтте.

Соңыннан җирлектә тугры хезмәт куючыларга район башлыгы һәм авыл җирлеге башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды, гуманитар ярдәмне әзерләүдә катнашучылар бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев