Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай механизаторлары язгы кыр эшләренә әзер

Сишәмбе көнне Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле катнашында бүген район комиссиясе хуҗалыкларда техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде.

Гадәттегечә, комиссия үз эшен «Союз-Агро» җәмгыятеннән башлады. Биредәге күпсандагы заманча, егәрле техниканы күреп, министрлык вәкилләре дә тел шартлатты. Хуҗалыкта бүген 85 техника исәпләнә, аларның барысы да көздән яхшылап ремонтланган. Язгы кыр эшләренә сигез чәчү комплексы чыгарылачак.

— Узган атнада район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендә барлык хуҗалыкларда булып, техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшереп чыккан идек. Аның нәтиҗәләре буенча «Союз-Агро» беренче урынга лаек булды. Монда язгы кыр эшләренә һәрчак югары дәрәҗәдә әзерләнәләр, ел саен техника да яңартыла, механизаторлар, белгечләр дә үз эшләренең чын осталары, — диде район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин коллектив белән аралашу барышында.

Башка хуҗалыкларның әзерлегенә дә тел-теш тидерерлек түгел. Һәммәсе язгы кыр эшләренең башлануын көтә.

— Бу язда район буенча 44 мең гектрада — бөртекле һәм бөртекле-кузаклы, 24 мең гектар мәйданда — техник культуралар, 30 мең гектар мәйданда терлек азыгы культуралары чәчү планлаштырылган. Табигать тә безгә уңай тора, механизаторларның кәефе яхшы, — ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов.

Бу хакта тулырак — «Маяк» газетасында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев