Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай авылларында су сибүгә график кертелде

Быел кар эреп беткәннән бирле яңгыр яуганы юк.

Җитмәсә, кояш та майда ук июль аендагы кебек кыздыра. Басу-кырларда – игеннәр,  болыннарда – үләннәр, бакчаларда яшелчә-җимешләр суга тилмереп, әлсерәп утыра.

Авылларда суга кытлык аеруча нык сизелә. Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе карары нигезендә авыл җирлекләрдә су сибү графигы билгеләнгән. Аның буенча биегрәк урында яшәүчеләр суны 16.00-17.00 сәгатьләрдә, уртадагылар – 18.00-19.30 сәгатьтләрдә, түбәнрәк урында яшәүчеләр 20.00-22.00 сәгатьләрдә генә сибәргә тиеш.

Нишлисең,  корылык шундый чараларга этәрә. Һәркем үзе турында гына түгел, башкалар турында да уйларга һәм суны сак тотарга тиештер мондый хәлдә. Уртак бәла-казаларны шулай гына җиңеп булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев