Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Әгъзам Гобәйдуллин: «Азнакай - үсеш, төзелеш программаларында иң активлардан»

Бүген Азнакайга «Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин эшлекле визит белән килде.

Ул Сукаеш авылында төзелгән яңа авыл җирлеге советы бинасын ачу тантанасында катнашты. Әйтергә кирәк, әлеге биләмәдә күптән түгел генә яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ишекләрен ачкан иде.  Авыл җирлеге советы бинасы тыштан  җыйнак кына күренсә дә,  заманча, затлы итеп төзелгән.

Бу төзелеш авыл җирлекләрендә башкарма комитет биналарын төзекләндерү һәм капиталь ремонт эшләре башкаруда республика программасы кысаларында алып барылды. Шундый ук программа нигезендә Сукаешта күпфатирлы йортларны, ишек алларын төзекләндерү дәвам итә.

- Авылларны яшәтү, халыкның көнкүрешен кайгыртуда районыбызга һәрдаим ярдәм күрсәтеп килгән республика җитәкчеләренә зур рәхмәтлебез, - диде тантананы ачып район башлыгы Марсель Шәйдуллин.  

Әгъзам Самат улы Азнакай районының үсү-төзекләндерү буенча республика, федераль программаларда актив катнашуын, моның соңгы еллардагы яңарышлардан аеруча күренүен ассызыклады, киләчәктә дә җитәкчелекнең шулай бердәм команда булып, нәтиҗәле эшләвендә уңышлар теләде.

Эшлекле визиты вакытында башкала кунагы Сукаешта ил иминлеге өчен көрәштә һәлак булган батыр яугирләр истәлегенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салды, халык белән аралашты, район авыллары биләмәләре башлыклары белән эшлекле сөйләшү дә үткәреп алды.

Азнакай шәһәрендә даны еракларга таралган заманча бассейнны, яңа ЗАГС бүлеген, Яшьләр үзәген карады һәм аларның эшчәнлекләре белән танышты.

Бу хакта тулырак "Маяк" газетасының киләсе санында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев