Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Әгерҗе авылы янындагы күлгә аккошлар килгән

Авыл Сабантуйларына төрле район һәм шәһәрләрдән туганнар, балалар, оныклар кайта.

Ә Азнакай районының Әгерҗе авылы күленә шушы көннәрдә берьюлы 8 матур аккош төшкән.

– Аккошларның безнең күлгә элек тә тукталганнары бар иде. Хәтта кара төстәгесен дә күргәнебез булды. Яз көне монда ата аккош күренде, аннары парлашып та йөрделәр. Соңрак алар югалдылар. Күрәсең, бала чыгарырга дип, яшеренрәк урыннарга, бәлки, безнең авылга якын булган башка сулыкларга киткәннәрдер. Безнең гаҗәпләнүебезгә, Сабантуйга әзерләнеп йөргән көннәрдә күлебездә берьюлы 8 шундый матур кошны күрдек. Әгерҗелеләр бу вакыйганы яхшы билге итеп кабул иттеләр. Бар халык бик сокланып читтән генә карап үтә.
Бу күлгә еш кына балыкчылар, ял итүчеләр килә. Әлбәттә, чит кешеләр бу аккошларга тимәсәләр ярар иде дип борчылабыз. Табигать матурлыгына ерактан гына сокланырга кирәк шул. Әйдәгез, аны бергәләп саклыйк, – дип хәбәр итте безгә фото һәм видео авторы Гөлгенә Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев