Әбиле матур балачак
Узган гомер – аккан су кебек, ага да ага, әле кайчан гына Мәндәй авылы буйлап яланаяк йөгереп йөргән бәләкәч кызлар бүген инде үзләре олы ханымнар, кемнәрдер инде әбиләр дә булып куйды.
Балачагыбыз тормышның авыр вакытына туры килмәсә дә, без кечкенәдән үк эшләп ашарга, гектары белән колхозның чөгендер кырларын эшкәртеп, аның өстенә үзебезнең гаиләнең бик олы бәрәңге һәм чөгендер бакчаларын карап, яшьтән үк сыерын савып, әти-әнигә булышып, мәш килеп үстек. Без үскәндә икешәр сыер, берничә дистә сарык, ихата тулы кош-корт булыр иде. Ул кош-кортның да ниндие генә юк: үрдәк дисеңме, казмы, күркәме, ә чебеш-тавыкны инде әйткән дә юк. Минем үземнең төп вазифам – кош-корт ашату, һәр көнне кич белән сарыкларны барлап алып кайту иде. Әтием артка чыгып, тавыш бирүгә, тау итәгеннән сөзелеп өйгә кайткан сарыкларга мин сокланып та, шул ук вакытта әтигә бик көнләшеп тә карый идем. Минем дә шулай тавыш биреп, минем тавышка сарыклар шулай матур итеп кайчан кайтырлар икән дип хыяллана-хыяллана үстем.
Мин үземнең бала-чагымны бик бәхетле дип саныйм. Яраткан әти-әнием, безнең өчен һәрвакыт яклаучы булган абыем Азат, серләремне уртаклашучы апам Зөлфия һәм бергә тәгәрәп үскән энем Нияз бар иде. Әти-әнинең киң җилкәсе артында, аларның тырышлыгы аркасында без ач-ялангачлыкны белмичә, кайгы-хәсрәт күрмичә үстек.
Әтием Әзһәт һәм әнием Әлфия гомер буе колхоз эшендә булдылар. Гаиләдә һәрвакыт бала-чаганы оештырып торучы, эшкә өйрәтүче, зур терәк булып әнкәйнең әнисе Хәдия әби булды. Мин аны «түбән оч әби» дип йөртә идем. Шактый үсеп җиткәч, әбинең исеме Хәдия икәнен белеп, үземә зур ачыш ясаганым һаман да истә. Без иртән йокыдан торганчы әби инде килеп житә, чәе кайнап, яна аерткан сөт өсте өстәлгә менеп кунаклый иде.
Әнкәй фермадан кайтуга әби чиләкләп-чиләкләп керләрне удырып, бала-чаганы бәбкә сакларга оештырып, барлык тормышны барлап куя иде. Ул үзенең баласына тормышта бик зур терәк булды. Минем күңелемдә әби бик төпле акыллы, ак күңелле, балалары өчен җанын бирергә, аларга ничек тә булса кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә әзер торучы бөек ана, күркәм һәм горур ханым булып исемдә калган. Бүген дә горур һәм мәшһүр арысланнарны кургәндә, күз алдыма һәрвакыт әбием килә. Аллага шөкер, ул бик озын гомер кичерде.
Әбиебез һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган, күркәм холыклы, тәрбияле, туган җанлыклы дүрт ул да үстерде: Вәзир, Ясир, Мөнир һәм Дамир абыйлар. Безнең тормышта әнкәйнең дүрт ир туганының ярдәме әйтеп бетергесез: бергә җыелып, печән әзерләүләр, бәрәңге утырту һәм алулар, койма коюлар – болар барысы да аларның катнашы белән уза иде. Туганнарның кунакка кайтуы без, бала-чагалар өчен, зур бәйрәмгә әйләнә иде.
Әтиемнең әнисе Вәҗиһә әби минем күңелемдә бик сабыр, беркайчан гайбәт сөйләүнең нәрсә икәнен дә белмәгән, йомшак күңелле әби булып исемдә калган. Миңа 10 яшь тулганчы әби бу якты дөньядан китеп барды, урыны мәңге оҗмахта булсын. Әнием Әлфия аны шулкадәр җылы итеп искә ала, ул миңа бием кебек тә булмады, без аның белән бергә, кышкы салкын көннәрдә, бәкегә төшеп керен дә чайкый идек, мунча миченә карт әби күрмәгәндә бәрәңгене күмеп куя иде дә, аннары качырып кына, әйдә әле Әлфиякәем, җылы бәрәңге ашап җылынып алыйк әле дип, ашата иде ди. Гомер буе яшәп, без аның белән бер тапкыр да телгә килгәнебез булмады, мин аңа гомерем буе «әнкәй» дип дәшә идем, ди.
Лилия НУРМЫЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев