Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТАТАРСТАНДА

Татарстанда алты министрлыкның максатлары өчен тавыш бирү дәвам итә

Татарстан Республикасында 2024 елга республика министрлыклары максатларын сайлау буенча онлайн-тавыш бирү дәвам итә. Анда 20 меңнән артык кеше катнашкан инде.

Проектка алты министрлык (Сәламәтлек саклау, Мәдәният, Мәгариф һәм фән, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, Спорт, Яшьләр эшләре) кертелгән. Халыкны эшкә урнаштыру, яшүсмерләрнең вакытлыча мәшгульлеге, онкология авыруларын алдан ачыклау, сәламәтлек саклау һәм мәгариф тармакларын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре тавыш бирүдә аеруча зур кызыксыну уятты, дип хәбәр иттеләр ТР Иҗтимагый палатасында.

Яшьләр сәясәте өлкәсендә халыкны барыннан да элек – балаларның җәйге ялы һәм аларны сәламәтләндерү, мәдәният өлкәсендә балалар һәм яшьләр театр студияләренә ярдәм күрсәтү, мәктәп укучылары өчен төрле музейларга экскурсияләр оештыру кызыксындыра. Татарстанлылар шулай ук экспертлар формалаштырган бурычларны хуплый һәм үз инициативаларын да тәкъдим итә ала.

Сораштыру «ТР Дәүләт хезмәтләре» мобиль кушымтасында һәм Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталының «Сораштыру» бүлегендә 6 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

2024 елга һәр министрлык өчен 5-7 өстенлек билгеләү максат һәм бурычларны формалаштыруның нәтиҗәсе булачак. Аларның үтәлешен эксперт һәм гражданнар контрольдә тотачак – халык куйган бурычларны гамәлгә ашыруның барышы турында хакимият органнарының халык алдында мәҗбүр хисап тотуы каралган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев