Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТАТАРСТАНДА

Рөстәм Миңнеханов: Татар милләтен бөтен дөньяда белергә тиешләр

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Корстон» үзәгендә Бөтенроссия «Туган тел» форумының «Тәрбия. Белем. Тел» пленар утырышында катнаша

«Татар милләтен бөтен дөньяда белергә тиешләр. Мондый җыеннар безгә бик кирәк», - дип мөрәҗәгать итте ул делегатларга.

«Күргәзмәне караганнан соң, күңелдә тынычлык урнаша, һәм якты киләчәгебез барлыгын күрдек», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул кыска вакыт эчендә республикада, Бөтендөнья татар конгрессында, Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясендә, Мәгариф һәм фән министрлыгында күп кенә эшләр башкарылуын һәм аның нәтиҗәсе булуын билгеләп узды.

«Шушы юнәлештә барырга кирәк. Телебез безгә кирәк, кемгәдер кирәктер дип уйлыйсы юк. Үзебездән башларга кирәк: гаилә, балалар бакчасы, мәктәп. Укытучының роле зур. Укытучысыз булмый. Шушындый форманы таптык, бу форманы киләчәктә дә алып барачакбыз. Башланган эшләрне киләчәктә дәвам итәчәкбез. Үзегезне саклагыз!» - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе.

«Милләтебез өчен көч куеп эшләгез, татар милләтен бөтен дөньяда белергә тиешләр. Эшегезне сизәбез, бик зур рәхмәт сезгә!» - дип тәмамлады Рөстәм Миңнеханов чыгышын һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев