Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТАТАРСТАНДА

Азнакайлыларның бушлай юридик ярдәм алу мөмкинлеге бар

Татарстан Республикасы Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы әзерләгән проектта катнаша.

Махсус электрон сервис ярдәмендә һәркем, шул исәптән азнакайлылар да, бушлай юридик ярдәмгә ия була ала.

Хокук.рф (Вправе.рф)хокукый ярдәм порталы аша телефон буенча юрист консультациясен алырга, язма җавап алу өчен квалификацияле юристларга сорау җибәрергә, Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросына көндезге кабул итүгә язылырга, хокукый документлар белән танышырга мөмкин.
Моннан теләге булган һәркем таныша, андагы хезмәтләрдән файдалана ала.  Моның өчен түбәндәгеләрне үтәргә кирәк:

1. Порталның шәхси кабинетында дәүләт хезмәтләре аша теркәлергә (gosuslugi.ru).

2. «Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итү» бүлеген сайлагыз һәм «Мөрәҗәгать җибәрү» төймәсенә басыгыз.

3. Алга таба шәхси мәгълүматны үзегезнең сорау-мөрәҗәгатькә карап тутырыгыз.

1 адым – бушлай юридик ярдәм алу хокукына ия булган ташламалы категорияне сайлау (мондый категориягә кергән очракта).

2 адым – мөрәҗәгатьнең эчтәлеген, юридик ярдәмнең төрен, Сезнең белән аралашуның кирәкле форматын күрсәтегез һәм кабул итүгә язылыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев