Үзләрен аямады алар
Әтием Кашафетдин Хөснетдинов хәрби хезмәткә 1944 елда, 17 яшендә алына. Кара диңгез флотында башта 163нче, соңрак 193нче артиллерия дивизионында батарея командиры булып хезмәт итә. 7 ел илебез чиген саклый ул.
Коммунист булса да, табыннан дога кылмыйча кузгалмады. Күңеле дә эчкерсез, куллары да алтын иде аның. Көн-төн дими Бүләк авылының иген...