Үзгәрешләр безне үзгәртерме?
Агымдагы ел башыннан РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә кагылышлы өлешендә үзгәрешләр кертелде.
Аның буенча автомобиль белән идарә итүченең йөртүче таныклыгы һәм транспорт чарасын теркәү документлары булмаса, аңа әлеге Кодексның 12.3 маддәсе нигезендә 100 сум күләмендә штраф салына. Шулай ук алда торган каршылыкны әйләнеп узганда каршы...