Үзеңнеке тәмлерәк
Шимбә көнне Азнакай шәһәре Мәдәният йорты каршында һәм Актүбә бистәсенең базар мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырылды.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Иртәнге яктылык иңәргә дә өлгермәгән, ә шәһәрдә ярминкә гөрли иде инде. "Кәримов" КФХ, "Марс" ҖЧҖ, "Таллы Бүләк" АХҖК дан килгән машиналарны халык сырып алган. Арзан гына бәядән яңа суйган терлек итен (200...