Юл-транспорт һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән
Узган атнада 15 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, 2 кеше вафат булган. 24 июльдә 19.10 сәгатьтә Азнакай-Дүсем юллары чатында икенчел юлдан баручы «Киа-Сид» автомобиле кагыйдә бозып, төп юлдан баручы «КиаРио» автомобиленә барып бәрелә. Нәтиҗәдә Яр Чаллыда яшәүче «КиаРио» хуҗасы урында һәлак була, хатыны - сырхауханәдә.