Юлда йөри белмәсәң...
Миннән чак кына алдарак атлап әби белән оныгы бара. Күрәсең, мәктәпкә.
-Әйдә тегендәрәк, зебрадан чыгабыз, - кызчык бармагы белән юлга күрсәтеп, ханымның кулыннан тартты. Әбисенең анда кадәр үк барып торасы килмәде, болай да соңга калдык, дип, оныгын юлдан аркылы алып чыгып китте. Ленин урамы, иртәнге сигез тулып килә, машиналарның тыз-быз...