Юл йөрү кагыйдәләренә "куркыныч йөртү" (“опасное вождение”) дигән яңа пункт кертелде
Аның нигезендә, машина хәрәкәт иткәндә кинәт тормозга баскан, каршы яктан машина килеп җиткәндә генә узарга чыккан, берничә полосалы юлда уңга-сулга күчеп, машиналарны узган, кемнедер юл читенә кыскан һ.б. машина йөртүчеләр штрафка тартылачак. Куркыныч йөртүне видеокүзәтү ярдәмендә раслаячаклар.