Югалтмагыз парыгызны (Тормыштан алынды)
Авылыбызда урта мәктәп булмаганлыктан, мин тугыз-унынчы сыйныфларны район үзәгендәге мәктәптә укыдым.
Анда тирә-як авыллардан җыелган укучылар өчен яшәргә интернат бар иде. Көненә өч тапкыр ашау һәм яшәү дә бушлай иде. Шулай да, баласы өчен өзелгән әнкәй йөрәге өйдән чыгып киткәндә мине буш кына чыгарып җибәрми. Нигәдер, кызы ач ята, дигән...