Ятим балалар Азнакайда яңа гаилә табалар
Ятим балалар... Язмыш аларны иң кадерле кешеләреннән - әти-әниләреннән мәхрүм иткән.
Шөкер, соңгы елларда балалар йортлары кимеп бара. Күпләр үз кочакларына ятимнәрне сыендырып, аларга гаилә җылысын бирергә тырыша. Ә бары яхшы гаилә генә балага тормышка аяк басу өчен ныклы терәк була ала.
Бүгенге көндә минем тәрбиядә дүрт ятим, бишесе башлы-күзле...