Ярсу әле күңел, бирешерлек түгел...
Илбәк авылында яшәүче Зәкия Гыйльфанова туксан биш яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бер гасырга якын гомер кичергән Зәкия Солтангир кызына ачлык, колхозлашу, Бөек ватан сугышы елларын, аннан соңгы җимереклекләрне торгызу авырлыкларын күрергә, үз җилкәсендә татырга туры килә. Ул гомере буена ару-талуны белми эшләгән, тырышкан. Кайда гына булса да, намус белән хезмәт...