Азнакайда җил–давылдан каза күрүчеләр ярдәмсез калмады
Нәрсә дип кенә сөйләмәсеннәр, кешелекнең табигатьнең көйсезлегенә каршы тора алганы юк әле. Узган ялларда булган хәлләр дә әнә шул хакта кисәтә.
10 майда кич белән район территориясендә җил-давыл, яңгыр булып узды. Нәтиҗәдә урыны-урыны белән катлаулы хәл килеп туды: Чубар Абдул авылында мәдәният йорты һәм җирле үзидарә Советы биналарының һәм егермегә...