Янгыннардан сак булыйк!
Узган елда Азнакай районы территориясендә 40 янгын чыккан, аларның 32се торак йортларда, 6сы транспорт чарасында. 8 кеше янгыннарда һәлак булган.
Кышкы салкын көннәрдә янгын куркынычы тагын да арта төшә. Чөнки бу чорда кешеләр үзләренең торак йортларын ныклап җылыталар. Бу максатта электр җылыткыч приборларыннан файдаланалар, мичләрне озаклап ягалар. Көннәрнең салкынлыгы янгыннарны...