Ялгыз азнакайлыларны “Пар канатлар” клубы кавыштырачак
Сез ялгызлыктан зар-интизармы? Буйдак тормыш туйдырды, гаилә җылысын, бәхетен тоеп яшисегез киләме?
Районыбызның ЗАГС бүлегендә Сезне һәр шимбәдә 10.00-12.00 сәгатьләрдә көтәләр һәм ялгызлыктан арынуда ярдәм итәргә әзерләр.
Сүз дә юк, Сезнең хакта мәгълүматлар сер итеп саклана, ансы өчен шикләнмәгез. Кыюсызлар, гаилә корырга үзен әле әзер түгел дип санап, моны кичектереп...