Ял итәргә дә өлгердек
Өлкәннәр айлыгында Тымытыкта "Азнакай" санаторий-профилакториеның филиалы ачылу шушы төбәкнең генә түгел, бөтен районыбыз ветераннары өчен куанычлы вакыйга булды.
Биредә рәхәтләнеп ял итү, дәвалану өчен барлык шартлар тудырылган. Бүлмәләр иркен, якты, җылы. Һәр җирдә чисталык, тәртип. Хезмәткәрләр ачык йөзле, игътибарлы. Тымытык авыл биләмәсендә яшәгән бер төркем ветераннар анда ял итәргә, дәвалану...