Ял иртәсе белән игенчене кырга озаттык
Ял иртәсе. Әмма авыл кешесе өчен хезмәт иртәсе бу. "Язның бер көне елны туйдыра", - дибез. Нәкъ менә сабанда сайрашыр вакыт.
Тракторлар басуга кузгалганчы, без, Тымытык авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, паркка механизаторлар янына ашыктык. Максатыбыз - ата-баба гадәте буенча аларны кырга озату. Сүзне ветераннар советы рәисе Рәфис ага Гайфуллин башлап,...