Якташыбыз Илдус Гобәй “Туган авылым – Түбән Стәрле” җыентыгын чыгарды
Түбән Кама шәһәрендә яшәүче якташыбыз Илдус Гобәй үзенең 65 яшьлек юбилее уңаеннан барлык иҗатын туплап "Туган авылым - Түбән Стәрле" дигән шигырьләр һәм проза әсәрләреннән торган җыентыгын чыгарды.
Шагыйрь-язучының иҗаты нигездә Ык буеның гүзәл табигатенә, Түбән Стәрленең фидакарь кешеләренә багышланган.