Яхшы әтидән башка яхшы тәрбия юк - Азнакай әтиләре берлеге
«Гармония» психология-педагогия хезмәтендә Азнакай районы мәгариф учреждениеләренең Әтиләр берлекләре белән "Әтиләр, һәрчак безнең белән булыгыз!" дигән проект кысаларында уртак чара узды.
Анда бала тәрбияләүдә һәм аның шәхесен формалаштыруда әтиләрнең роле хакында мәсьәлә күтәрелде.
Әтиләр берлекләре рәисләре 2017 елдагы эшчәнлекләрен яктырттылар һәм тәрбия буенча үз тәкъдимнәрен әйттеләр.