Яңгыр суы азнакайлыларның базларына төшү куркынычы тудырды
Соңгы вакыттагы туктаусыз яуган яңгырлар Азнакайның шәхси секторына, аеруча Мәрҗәни, Гәрәев, Вәлиханов урамнарында яшәүчеләргә, шактый гына уңайсызлыклар тудырды - мул су аларның ишек алларына, каралты-кураларына үтеп кереп яфалады, яшелчә запасы сакланучы базларына төшү куркынычы тудырды.
Шәһәр башкарма комитеты карары нигезендә әлеге урамнарда бүген "МППБиО" ААҖ су үткәргеч торбалар кую, башка...