Җәй – балаларның ял итү чоры
Быел да җәйге каникул вакытларында "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчелеге сәламәтләндерү лагерьларында балаларга ял оештыру эшенә игътибарны нык юнәтте. Идарә карамагында балаларны сәламәтләндерү лагере ике - «Каенкай» һәм «Бөркеткәй». Алар июнь башында, планлаштырган вакытта ишекләрен киң ачып, балаларны үз кочагына сыендырачак.
Быел «Бөркеткәй»дә бер сменада 80 бала, «Каенкайда» 210 бала сәламәтлеген ныгытачак....