Волонтерлар штабы имамны эзләүне туктатканнар
57 яшьлек имам Сөләйман Зарипов һәм Гарәп Әмирлекләре гражданы, 62 яшьлек Худжа Абде Наджи Элдим югалганга 11 көн узган иде.
Алар 7 февраль көнне Саранск каласыннан Казанга кайтып барганда юкка чыкты. Соңгы тапкыр юлчыларны Буа районында күрәләр.
Волонтерлар штабы Буа районында имамны эзләүне туктаткан. Чөнки әйләнә-тирәдәге бөтен урман-кырлар карап чыгылган,...