Ветеранга хөрмәт
90, 95, 100 яше тулган ветераннарга юбилей көннәрендә Россия Президенты В.Путинның котлавын тапшыру дәвам итә.
Бу көннәрдә муниципаль район җитәкчелеге Азнакайда яшәүче 95 яшьлек Вера Васильевна Михайлованы котлады. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов авыр сынауларны намус белән узган юбилярга олы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Котлауларга ветеранның якыннары, хезмәттәшләре дә кушылды.