Узып баручы елның декабре Азнакай Пенсия фонды идарәсе өчен вакыйгаларга бай булды. ФОТОРЕПОРТАЖ
Ай башында инвалидларны пенсия белән тәэмин итү буенча "кайнар линия" үткәрелде. Идарә белгечләре мөмкинлекләре чикле кешеләрнең сорауларына җавап бирделәр, аларга тиешле ташламалар һәм түләүләр хакында аңлаттылар.
Ачык ишекләр көнендә ана капиталы мәсьәләләре кузгатылды. 2016 елдан әлеге акчаны куллану исемлеге артты. Хәзер торак шартларын яхшыртудан тыш, ана капиталын инвалид балага социаль...