Ул күпер башка бер кешегә дә бәла китермәсен иде
Бөтен дөнья сары алтыннан. Агачлар шәрә җирне киләсе суыклардан тизрәк капларга теләгәндәй, яфракларын тиз-тиз җиргә коялар. Гөлия урман яны сукмагыннан гүзәллеккә хозурланып әкрен генә атлый. Шушы сукмактан парлашып, көлешә-көлешә ничә тапкырлар уздылар бит алар. Ничек рәхәт, ничек күңелле иде ул вакытларда! Яшьлек мәхәббәте Рөстәм белән алар мәңге аерылышмастай бәхетле парлар...