Укытучым – тормыш маягым
Алтын көзнең үзе кебек якты Укытучылар бәйрәме якынлаша. Үземнән чыгып әйтә алам, тормышта күп нәрсә гаиләдәге тәрбиядән генә тормый, ә укытучы һәм остазларыңа да бәйле. Күңелемдә иҗат чаткылары нәкъ менә рус теле һәм әдәбияты дәресләрендә уянгандыр дип уйлыйм. Укытучыбыз Светлана Илюхинаның йомшак тавыш белән, сәнгатьле итеп сөйләвен җаным эреп тыңлый...