Төзекләндерү сәбәпле Әлмәт-Азнакай юлы ябылачак
"Рус Акташы-Азнакай" - "Әлмәт-Азнакай" автомобиль юллары кисешкән урында боҗра хәрәкәте төзелү сәбәпле, 16 майдан "Әлмәт-Азнакай" юлында автотранспорт хәрәкәте туктатыла.
Азнакай шәһәренә керү-чыгу Мәнәвез торак пунктының Үзәк урамы - Буа дамбасы аша башкарыла.