Тукай шигырьләре хезмәт коллективларында яңгырый
Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан мәктәп укучылары хезмәт коллективларына барып, төрле телләрдә шагыйрьнең шигырьләрен укыйлар, әкиятләрен сәхнәләштерәләр. Шундый кызыклы кичәләрнең берсе "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә дә узды. Рухи ләззәтле мизгелләр бүләк иткән өчен рәхмәт йөзеннән "Өмет" хезмәткәрләре укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.